Нәтиҗәләр саны: Загрузка , эзләү 1.046 секунд барды

Эзләү нәтиҗәләре

  1. Берәр йомыш белән бүлмәсенә кайткан чагы булды микәнни бичараның? Әмирхан Еники . БЕЗ ДӘ СОЛДАТЛАР ИДЕК
  2. һәм шунда ук тагын бер уй йөрәгемне өшетеп җибәрде: ә кызчыгы кайда соң моның, кызчыгы? Әмирхан Еники . БЕЗ ДӘ СОЛДАТЛАР ИДЕК
  3. әнисе янында юк ич, коридорда да күренми, тавышы да ишетелми. Әмирхан Еники . БЕЗ ДӘ СОЛДАТЛАР ИДЕК
  4. Бәлки, әнисе, кызын калдырып, ялгыз гына кайткандыр — минем шуңа бик нык ышанасым килде. Әмирхан Еники . БЕЗ ДӘ СОЛДАТЛАР ИДЕК
  5. Бүгенге кебек фаҗигане бала йөрәге татырга тиешме соң, Ходаем? Әмирхан Еники . БЕЗ ДӘ СОЛДАТЛАР ИДЕК
  6. Инде үз бүлмәмә килсәм, аның бикле ишеге каерылып ауган, аскы тупсасына гына эләгеп тора, ә үзе бомба кыйпылчыкларыннан яргаланып, тишкәләнеп беткән. Әмирхан Еники . БЕЗ ДӘ СОЛДАТЛАР ИДЕК
  7. Бүлмәнең бөтен эче актарылган иде: түр почмагы шыр ачык, ике зур тәрәзәсе икесе дә рамнары белән үк каерылып очканнар, идән тулы пыяла ватыгы, өстәл-урындыклар чәлпәрәмә килеп, аунап яталар, кыскасы, бер бөтен җиһаз калмаган. Әмирхан Еники . БЕЗ ДӘ СОЛДАТЛАР ИДЕК
  8. Бары тик 158 менә хәзер генә минем аңыма коточкыч хакыйкать килеп җитте: әгәр дә мин бу бүлмәдән бер-ике генә минут чыгып китмичә торсам, миннән нәрсә генә калган булыр иде икән? Әмирхан Еники . БЕЗ ДӘ СОЛДАТЛАР ИДЕК
  9. Кемнең генә догасы мине бу һәлакәттән йолып калды икән? Әмирхан Еники . БЕЗ ДӘ СОЛДАТЛАР ИДЕК
  10. Миңа бомбежканың төрлесен — бүгенге кебек бик дәһшәтлесен дә һәм вак-төяген дә (әйтик, бер-ике генә самолетның көтмәгәндә килеп чыгып, хәтәр йөген кая эләксә шунда ташлап качканнарын да) шактый күрергә туры килде. Әмирхан Еники . БЕЗ ДӘ СОЛДАТЛАР ИДЕК